Олы Бакырчыда “Зәлидә” уеннары гөрләде
Авылдашлар мәдәният йорты алдына җыелып, күңел ачты, ял итте.
(10 июль, “Апастово-информ”).
“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан, “Зәлидә” уеннары уздырдык. Бу юлы халык аеруча күп җыелды. Башка кичәләрдән аермалы буларак, биергә гаиләләре белән бергәләп килделәр. “Йөзек салыш”, “Ал кирәк – гөл кирәк”, “Гөлбану” уеннарын уйнадык, кызыкы җәзалар үтәдек, рәхәтләнеп биедек, җырладык. Кичәбез чын бәйрәмчә үтте. Авыл халкы да, кайткан кунаклар да бар иде”, - дип хәбәр итәләр Олы Бакырчыдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев