Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Бакырчыдагы яңалыкны күрдегезме?

Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте төбәгебезнең танылган шәхесләре исемен мәңгеләштерүне дәвам итә.

(24 ноябрь, “Апастово-информ”).


Алар авылга кергәндә танылган шәхесләрнең исеме язылган элмә такталар урнаштыру буенча проект башлап җибәргәннәр иде. Бу эш туктап калмады.
Бу көннәрдә Олы Бакырчы авылы шундый элмә такталарга баеды.
“Казандагы "ЯКТАШЛАР", ңирле хакимият нияте белән Апас районы Олы Бакырчы авылы менә шундый монумент белән райондашларын хозурланып каршы алачак. Ният, Шәүкәт Галиевнең 95 ел тулу уңаеннан багышланды. Татар иленең бөек улын данлыклау дәлиле бу. Шунысы да мәгълүм, авылда олы шәхеснең Йорт-музее бар, мәктәп Халык шагыйре исеме белән йөртелә”, - ди Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов.
Бакырчы аша узучылар яңалыкка игътибар итми калмагандыр.
“Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең туган авылы ул. Белмәгәннәр дә белер инде хәзер, туктап, язудагы шигырен укып, авылында Шәүкәт Галиев музее белән танышып, шагыйрьне шагыйрь иткән шифалы һасын сулап чыгар. Апасның Казандагы якташлык җәмгыяте ярдәме белән тормышка ашырылган шәп проект бу! Дәвамлы булсын! Безнең Апасның данлыклы шәхесләре шактый аның!” – дип язган Кече Болгаер авылы кызы, танылган журналист Гөлүсә Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев