Олы Бакырчылылар Балтайлылар белән Дуслык күперен ныгытты
Олы Бакырчыда 6 сәгать дәвамында бильярд буенча кызу көрәш барды.
(1 февраль, “Апастово-информ”).
“Биредә ир-егетләр көч сынашты. Ике яктан да ут күршеләр сер бирмәскә тырышты. Бильярд уеннарын еш үткәрергә тырышабыз. Бу юлы да ирләр күп җыелды. Кызу уеннар көне буе барды. Нәтиҗәдә 1 урынга Рамил Зарипов, 2 урынга Ринат Мөхәммәтҗанов, 3 урынга Әлфәт Моталлапов лаек булды. Калган уенчыларыбызны да буш кул белән калдырмадык. Аларга да күңелле призлар бүләк иттек. Ир-егетләребез Дуслык күпере өзелмәсен дип, кабат очрашырга сүз куештылар”, - дип хәбәр итә мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев