Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Болгаер җирлеге хәрбиләргә өй токмачы әзерләде

Олы һәм Кече Болгаер халкы да игелекле чаралардан читтә калмады.

(5 февраль, “Апастово-информ”). 
Алар өй токмачы ясап, аны 16 тартмага бүлеп тутырды. Шулай ук җылы оекбашлар, азык-төлек тә алып килделәр. 
“Токмачларны мәдәният йортына җыелып бергә-бергә ясадык. Күңел җылыбызны да, изге теләкләребез дә куштык”, - диләр апалар. 
«Алга» яшүсмерләр клубында озак саклана торган азык-төлек, җылы кием-салым, дарулар һәм шәхси гигиена әйберләре кабул ителә. Шулай ук ярдәмне акчалата да 2200 5301 9339 6843 (Ак Барс Банк картасы номеры) счетына күчерергә мөмкин. Изге эшкә хезмәт коллективлары, шәхси эшмәкәрләр, өлкәннәр кушыла. Гомумән, теләгендә булган һәр кеше хәленнән килгән кадәр ярдәм итә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев