Олы Болгаер җирлегендә күпбалалы гаиләләр арткан
Зур Болгаер авылы мәдәният йортында узган елга йомгак ясалды.
(16 нчы гыйнвар, “Апастово-информ”).
Җирлеккә ике авыл керә. Кече Болгаер авылында 74 хуҗалыкта 218 кеше, Зур Болгаер авылында 61 хуҗалыкта 163 кеше яши.
“2022 нче елда җирлектә 3 бала туды, аларның 1 се авылда яши. Күңелсез саннарга килгәндә, 4 авылдашыбызны соңгы юлга озаттык. Авылда иң өлкән кешегә 94 яшь,иң яшь балага 7 ай. Җирлегебездә 6 пар гаилә корып яши башладылар. Мәктәпкәчә яшьтәге 10 бала бар. Аларның 6 сы барлык уңайлыклары булган “Карлыгач”балалар бакчасына йөри. .Мәктәп яшендәге 28 баланың барысы да Борнаш мәктәбендә белем ала. Аларны даими рәвештә автобус килеп ала,кайтарып куя. Күпбалалы гаиләләребез өчәү булды. Яңа бер гаилә таныклык алды.”, - дип башлады чыгышын авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина.
2022 нче ел өлешчә мобилизацияләү белән дә истә калды.
“ Безнең җирлектән дә 3 егетебез бүген махсус хәрби хезмәттә.Аларның тиз арада,исән-сау кайтуларын теләп,көтеп калабыз.Районыбыз җитәкчелеге дә,авыл җирлеге дә аларның әти-әниләре белән элемтәдә торып, хәлләрен, проблемаларын белешеп торабыз.Район ярдәме белән даими рәвештә кирәк-яраклар пакетлары таратабыз.Аларның әти-әниләре белән район башлыгы Айрат Габделхак улы район үзәгендә очрашып та хәлләрен белеште,проблемаларын ачыклады.Болар өчен өлкәннәр район башлыгына рәхмәтле.Шулай ук авылыбыздагы өлкәннәр белән эшләүдә авылдашларыбыз,якташлар җәмгыяте әгъзалары Рафис Гаптелганиев, ӘнсарГалиев, Шамил Хайретдиновлар зур ярдәм күрсәтәләр”- дип рәхмәтен ирештерде авыл җирлеге башлыгы.
Үзара салым акчасының җирлектә бихисап эш башкарырга ярдәм итүе турында тәфсилләп сөйләде җирлек башлыгы.
“2022 нче елда халыктан 253 900 сум салым акчасы җыелды.Ул республикадан 1 269 мең 500 сум булып әйләнеп кайтты һәм кирәкле максатларда тотылды.
Зур Болгаерда салым түләргә тиешле 103 кеше бар иде.1 кешегә 1300 сум исәбеннән 133 мең 900 сум акча җыелды.Ул Республика ярдәме белән 669 мең 500 сум булды. Шулардан:
45 000 сумга зират рәшәткәләре алынды. 30000 сумга зиратка буяулар алып буяу эшләре башкарылды.Шулай ук 2 авылда да зиратлар янына чүп савытларын кую урыннары ясалды.
404 500 сумга Чишмә урамына 118 м таш юл,2 труба салынды.
30 000 сум бульдозерга чуплек чистартуга тотылды.
100 000 сум суга каралган иде,аннан 50 000 сумга насос алып куелды. 21 250 сумга 2 җирдә су юлы казып ремонтланды.
Тракторга 17 715 сумлык кирәкле запчастьлар,майлар алынды.
5 000 сум урам утларын карауга бүленде.
Зур Болгаер авылында зират тирәсен тотып бетерү тәкьдиме белән чыккач ,бик күп читтәге авылдашларыбыз һәм авылда яшәүчеләр ярдәме белән,кирәкле материаллар алынды. Иртә яздан зират тирәсе тотылып та бетте. Материалларны авылдашларыбыз Галиев Әнсар, Гаптелганиев Рафислар хәтта акчасын көтеп тору шарты белән дә кайтарып бирделәр.Үзләреннән акчалата да зур ярдәм күрсәттеләр.Олы рәхмәтләребез аларга.
Кече Болгаерда салым түләргә тиешле 120 кеше бар иде.Бер кешедән 1000 сум исәбеннән 120 000 сум акча җыелды.Ул Республика ярдәме белән 600 000 сум булды.
Шулардан:
64 200 сумга яңа насос алынды.
30 000 сум бульдозерга чуплек чистартуга тотылды.
5 000 сум урам утлары расходлары өчен тотыла.
415 000 сумга Бари Багаутдинов урамына 150 метр юл салынды.
Төзекләндерү эшләренә каралган 50 000 сум белән Ирек урамына узган елгы таш салынды, Бари Багаутдинов урамында чүплек контейнерына кадәр җитү өчен өстәп таш кайтартылды һәм салынды.
Ел башында безнең эшебез үзара салым акчасы җыю белән башланып китә.Аны вакытында җыеп,1 нче кварталда тулысынча тапшырып калырга тырышабыз.2023 нче елда үзара салым акчасын Кече Болгаерда 500 сумнан ,Зур Болгаерда 1000 сумнан җыярга дип сөйләштек.
Үзара салым акчаларына 2023 нче елда да су линияләрен карау,насослар алу,урам утларын карау,чуплекләрне чистарту,таш өслекле юллар салу,төзекләндерү,тракторга запчастьлар алу каралды”, - диде Зилә Сәйфетдинова.
Шулай ук халыктан сораулар, мөрәҗәгатьләр уртага салып сөйләшенде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев