Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Болгаерда Корбан ашы узды

Олы Болгаерның игелекле ул-кызлары тарафыннан авылга иман нуры таратучы бина – мәчет төзекләндерелде.

Мәчетнең эче дә, тышы да яңача төсмер алды, заманчалашты, матурланды. Олы Болгаерның горурлыгы булган Әнсар Галиев, Гаптелганиевлар гаиләсе, Рәис Байкин, Шамил Хәйретдинов, Айзат Миңнуллинның тырышлыгы һәм көче белән изге эш тиз арада тәмамланды. Изге Корбан гаете көнендә болгаерлылар мәчеткә Корбан ашына җыелды. Әлеге эшне дә Әнсар Галиев һәм Гаптелганиевлар оештырды. 
Мәҗлестә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина катнашты. 
Бу хакта тулырак “Йолдыз“ битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев