Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Болгаерда туып-үскән Әнсар Галиевнең чираттагы китабы дөнья күрде

Әнсар Галиевнең чираттагы китабы «Олы Болгаер батырлары» дип атала.

(20 июнь, "Апастово-информ").


" 22 июнь - сугыш башланган көн - ХӘТЕР КӨНЕ... Шул уңайга туры килеп, менә безнең музейга Ватан сугышын чагылдырган тарихыбызның бер кисәген бүләк итте якташыбыз. Мондый кабатланмас патриотик хисләрне Әнсар гына яңарта... Күпме мәгълүмат, фотолар, тарихи чынбарлык, архивларда казыну, сораштыру сыйган бу саллы китапка", - дип хәбәр итә район туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов.
Әлеге китапны Әнсар Галиев Олы Болгаерда яшәүче һәр йортка бүләк иткән
"Әле чит төбәкләрдә яшәүче якташларын да иганә исемлегенә керткән Әнсар! Безнең музей белән бик яхшы мөгаләмәдә: 11 төрле безнең төбәктә яшәгән, яши торган җанварларның (аю, төлке, янот, тиен, поши), кошларның (суер, көртлек, ябалак, һ. б.) натураль скульптур (карачкы) эшләнмәләрен бүләк иткән иде. Бүген алар яшь тамашачыларның иң яратып карый торган экспонатлары", - ди Рәмис Ногманов.

Иганәче, олы йөрәкле, иҗади җанлы якташыбыз Әнсар Галиевка тагын да зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев