Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Болгаердан Рафаэль Сәйфуллин ике авылда газета-журналлар тарата

Рафаэль Сәйфуллин Олы Болгаер һәм Әҗем авылларында хат ташучы булып эшли.

(26 октябрь, “Апастово-информ”).



Шул ук вакытта озак еллар район газетасы “Йолдыз”ның тугры укучысы.

Рафаэль абый «Татмедиа» АҖ оештырган «Язылу өчен скутер, телевизор һәм башка бүләкләр» акциясендә катнашып, триммер отты.


-Бик кечкенә чакта кер юу машинасы отканыбызны хәтерлим. Соңгы вакытта отышлар безгә насыйп булмады. Уйнап кына җибәргән идек, чынлап торып бүләкле булдык-, - ди ул.

Рафаэль Сәйфуллин хәрби бурычын Әфганстан җирендә үтәгән. 2 ел да 4 ай горурлык белән хезмәт итеп, 1989 елның февралендә исән-сау туган авылына әйләнеп кайта. Ул вакытлар күптән артта калса да, Рафаэль абый яшь буынга аны гыйбрәт итеп сөйли, батырлык, партиотлык үрнәге булып тора.

–Мәктәпне тәмамлау белән армия сафларына алындым. 1986 елның октябрь ае иде бу. 3 ай Төрекмәнстанда укулар уздык. Аннан: “Әфганстанга барасыгыз киләме?“ – дип сорадылар. Хәрби дуслар арасында бер генә кеше дә: “Юк!“ – дип җавап бирмәде. “ЗИЛ-131“ машинасына утырып бардык. 35 егет бердәм булып, солдат хезмәтен дәвам иттек, – дип сөйли ул.

Рафаэль абый хәрби хезмәттән соң ул югары белем ала һәм икътисадчы, склад мөдире булып эшли. Тирә-күрше авыл халкына кул остасы буларак та таныш. Төзелеш эшләрен яратып һәм бар күңелен биреп башкара ул. Шулай ук спортка гашыйк. Инде менә тагын да җаваплы, халык белән уртак тел табып, аңлашып эшләүне таләп иткән вазифада – почтальон булып эшли.

Рафаэль абый тормыш иптәше Гөлнар белән 30 елга якын парлы гомер итә. Тормыш иптәше шулай ук почта элемтәсе тармагында эшли. Күптән түгел генә Әлмәндәр бүлекчәсенә мөдир итеп билгеләнде. Сәйфуллиннар халык һәм басма матбугат чарасы арасында арадашчы, ныклы күпер салу эшендә кулга-кул тотынышып хезмәт итә.


Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев