Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Олы абзый” күзе һәр шешәне санап-барлап торачак

Гөлнара Абдрахманова, районда алкоголь продукциясе әйләнешен күзәтү дәүләт инспекциясе баш белгече. 10-20 декабрьдә районда "Ялган алкоголь" операциясе бара. Төп максат-сәүдә нокталарында ялган аракы, рөхсәтсез алкоголь продукциясе сатуны булдырмау. Тиздән Яңа ел җитә-табыннарыбызга кеше өчен куркыныч тудыручы фальсификатлар булмаска тиеш. Билгеле булганча, Россиянең берничә төбәгендә арзанлыгына кызыгып, итәк астыннан ялган аракы,...

Гөлнара Абдрахманова, районда алкоголь продукциясе әйләнешен күзәтү дәүләт инспекциясе баш белгече.

10-20 декабрьдә районда "Ялган алкоголь" операциясе бара. Төп максат-сәүдә нокталарында ялган аракы, рөхсәтсез алкоголь продукциясе сатуны булдырмау. Тиздән Яңа ел җитә-табыннарыбызга кеше өчен куркыныч тудыручы фальсификатлар булмаска тиеш. Билгеле булганча, Россиянең берничә төбәгендә арзанлыгына кызыгып, итәк астыннан ялган аракы, виски, коньяк һәм башка спиртлы эчемлекләр сатып алып кулланучылар арасында үлем-җитем очраклары ешайды. Бу җәһәттән безнең районда хокук сакчылары белән бергә алкоголь әйләнешен күзәтү, кулланучылар хокукларын яклау органнары илледән артык рейд-тикшерүләр үткәрдек. Әле генә Черкен авылында берүнең сатуга бер литр ярым көмешкә чыгаруы ачыкланды һәм ул кеше суд карарына һәм РФ Административ Кодексына нигезләнеп 5 мең сумга кадәр штраф түләде. Кибет киштәләрендәге спиртлы эчемлекләрнең акцизларын тикшерү өчен районда хәзер махсус ике прибор кулланыла. Рейдлар барышында 17 кешенең тиешле вакытка кадәр яки кичке уннан соң, шулай ук, яше җитмәгәннәргә сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләр сату, өй шартларында көмешкә куып аны табыш чыганагына әверелдерү очраклары ачыкланды. Аларның һәммәсе Закон каршында җавап тотып, административ җәзага тартылды. Юлларда тикшерү вакытында бер автотранспорт чарасында законсыз 40 литр спирт табылды һәм суд карары буенча юк ителде. Ә шофер-курьер үзе суд каршына басты. Тагын бер яңалык-алкоголь продукциясе сатуга рөхсәте булган сәүдә нокталарында 1 январьдан аның әйләнешен көндәлек контрольдә тотучы ЕГАИС программасы гамәлгә керәчәк. Бу система киштәдәге һәр шешәнең кайсы заводта кайчан чыгарылуы, сатылуы, акцизы һәм башка документацияне һәр минут саен дәүләт контролендә тотачак. Касса аппараты Интернет челтәренә тоташтырылырга тиеш һәм мәгълүматлар дәүләт салым органнары базасына кертелеп, илнең финанс тармагында да чагылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев