Олы Бакырчы авылында гомер итүче Зәйнетдин бабай Низамов 90 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте
Балаларча шатланып каршы алды ул безне. - Минем туган көнгә дип урамыбызны да, капка төпләрен дә кардан чистарттылар. Ә көне нинди матур бүген. Сез киләсе булганга иртүк җыенып куйдым, бераз дулкынланам да, - дип күзләрен дә сөртеп куйды ак бабай. Сугыш башланганда Зәйнетдин бабайга 17 генә яшь була. Башта тылда...
Балаларча шатланып каршы алды ул безне. - Минем туган көнгә дип урамыбызны да, капка төпләрен дә кардан чистарттылар. Ә көне нинди матур бүген. Сез киләсе булганга иртүк җыенып куйдым, бераз дулкынланам да, - дип күзләрен дә сөртеп куйды ак бабай.
Сугыш башланганда Зәйнетдин бабайга 17 генә яшь була. Башта тылда хезмәт итеп дошманга каршы көрәшәләр. Гаиләдә алты бала калалар. - Без әнигә алты бала калдык (биш бала үги, берсе үзенеке иде). Нинди генә авыр еллар булуга карамастан үгилекне сизмәдек. Әни барыбызны да тигез күрде, какмады, сукмады, - дип әле бүген дә күз яшьләре аша искә ала Зәйнетдин бабай. 1943 елның гыйнварында сугышка алалар. Дошманга каршы көрәшү вакыйгаларын сөйләп тә, язып та бетереп булмас кебек. Аягындагы һәм кулындагы яралары бүген дә сиздереп торалар. - Тынычлык булсын дип көрәштек, тормышыбыз матур, якты булсын дип тырыштык. Сугыштан соңгы елларда, илне торгызу вакытларында алны-ялны белми эшләдек. Менә нинди яхшы тормышта яшибез. Өебез җылы, пенсия бирәләр, ашарга-эчәргә ни генә юк. Кабат сугышлар булмасын иде дип теләп торабыз, - ди ул. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова кулыннан Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән бүләкне алуына да бик сөенде. Җитәкчеләргә олы рәхмәтен җиткерде. Юбилярны котларга авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гыйлметдинов, мәктәп директоры Лилия Сәгъдиева да килгән иде. - Зәйнетдин бабай көн дә шулай күз уңында тора. Ул бер чарадан да калмый, төпле киңәшләрен бирә. Авылыбызның хөрмәтле аксакалы, - диләр алар. Бүгенге көндә карчыгы гына юк. Шулай да балалары ташламыйлар, кайтып китеп йөриләр. Әтиләрен яраталар, хөрмәт итәләр. - Балаларым да үзем кебек озын гомерле булсыннар иде. Барыгызга да шундый теләктә. Исән-имин йөрегез, эшләрегездә уңышлар, - дип капка төбеннән кул болгап озатып калды безне юбиляр бабабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев