Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Бакырчыда балалар Сабан туе

Олы Бакырчы авылының матур аланлыгында балалар өчен Сабан туе узды. Ул мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы һәм авылның имам хатибы Шәүкәт Гайнетдинов иганәчелегендә оештырылды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачты, төрле уеннарда катнашты. Алардан калышмаска теләп, дәү әниләр, әниләр дә җитезлекләрен сынап карады. Бәйрәмгә килгән һәркем тәмле коймак һәм чәйдән авыз итте. Сәүдә нокталары...

Олы Бакырчы авылының матур аланлыгында балалар өчен Сабан туе узды. Ул мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы һәм авылның имам хатибы Шәүкәт Гайнетдинов иганәчелегендә оештырылды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачты, төрле уеннарда катнашты. Алардан калышмаска теләп, дәү әниләр, әниләр дә җитезлекләрен сынап карады.
Бәйрәмгә килгән һәркем тәмле коймак һәм чәйдән авыз итте. Сәүдә нокталары да бу көнне балалар өчен эшләде.
Балаларның шатлыгын бүлешергә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев һәм Шәүкәт Галиев музее хезмәткәре Рәшит Гыйльметдинов килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев