Олы Бакырчыдан хәбәрләр
544
0
Олы Бакырчы авыл зиратларында көзге өмәләр бара. Әлеге авылда өч зират бар. Аларның икесе бүгенгесе көндә дә хезмәт итә. Аларның барысында да яз һәм көз өмәләр оеша. Халык бик теләп өмәләргә кушыла. 2016-2017 елларда төп зират профнастил рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Бу эш сәдака акчасы белән башкарылган. Югары очтагы зират...
Олы Бакырчы авыл зиратларында көзге өмәләр бара. Әлеге авылда өч зират бар. Аларның икесе бүгенгесе көндә дә хезмәт итә. Аларның барысында да яз һәм көз өмәләр оеша. Халык бик теләп өмәләргә кушыла. 2016-2017 елларда төп зират профнастил рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Бу эш сәдака акчасы белән башкарылган. Югары очтагы зират тирәсен тотуда Рифкать Зәйнетдиновның, астагы зиратны Зәйнетдин Шиһаповның кызы Гөлия һәм кияве Илдүснең күп өлеше кергән. Рәшит Әхмәдуллин кызы Илсөя һәм кияве Равил зур ярдәм итә. Бүгенге көндә мәчет янындагы янкорманы җылытып, заманча тышлау эшләре төгәлләнгән. Бу эшләр дә сәдака акчасына башкарылган. Мәчетнең мулласы Шәүкәт Гайнетдинов 6 ел хезмәт итә. Шушы еллар эчендә мәчеткә яшьләр тартыла. 30лап кеше йөри. Дини ашлар ел саен халык белән җыелып уздырыла.
Көзге өмәдә авыл халкы актив катнашты. Олысы-кечесе үз өлешен кертте. Каратун һәм Апаста яшәүчеләр дә туган авылларына кайтып булышты. Бу хакта җирлекнең ветераннар Советы рәисе Рәшит Гыйльметдинов хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев