Оста куллар мөрге үрә
Тал чыбыгы җыеп, мөрге, кәрҗин, читән үрү эшләре тормышыбызда сирәк күренешкә әверелеп бара. Ләкин бу шөгыльне дәвам итүчеләр бар әле. Морзалар авылында яшәүче Хәлил Садриев нәкъ тә менә шундыйлардан! Үзе генә шөгыльләнеп калмый, ул аны яшь буынга да өйрәтә. Хәлил Садриев Дәвеш мәктәбендә технология һәм физик хәзерлек дәресләрен алып бара....
Тал чыбыгы җыеп, мөрге, кәрҗин, читән үрү эшләре тормышыбызда сирәк күренешкә әверелеп бара. Ләкин бу шөгыльне дәвам итүчеләр бар әле. Морзалар авылында яшәүче Хәлил Садриев нәкъ тә менә шундыйлардан! Үзе генә шөгыльләнеп калмый, ул аны яшь буынга да өйрәтә.
Хәлил Садриев Дәвеш мәктәбендә технология һәм физик хәзерлек дәресләрен алып бара. Ул - нәсел дәвамчысы. Әтисе Хәлим абый да 45 ел дәвамында балаларга белем һәм тәрбия орлыклары тараткан. Яраткан шөгылен дә ышанычлы кулларга тапшырган.
-Мөрге үрү эше безнең нәселдән килә. Мин әтидән, әти бабайдан өйрәнгән кызыклы да, мавыктыргыч та һөнәр ул. Хезмәт дәресләрендә өйрәнгән белемнәрне хәзер тормышта һәм хезмәтемдә кулланам, - ди ул.
Хәлил абый мәктәптә "Оста куллар" түгәрәге алып бара. Алар мөрге, читән үрүдән тыш сыерчык оялары, җимлекләр дә ясап эләләр. Гомумән, агач эшләренә оста куллы егетләр тәрбияләнә биредә. Арада бу шөгыльне үз итүче кызлар да бар икән.
-Мөрге үрү өчен яшь, туры, озын тал чыбыгын җыябыз. Савытлар юеш тал чыбыгы белән үрелә. Чыбыклар кипмәсен өчен аны урамда, салкында саклыйбыз. Мөрге яки кәрҗиннең зурлыгы, тирәнлеге чыбыкның калынлыгыннан, нечкәлегеннән, озынлыгыннан һәм кыскалыгыннан тора. Зурлыгын, тирәнлеген нинди максат белән ясавыңны алдан уйлап билгелисең, - ди Хәлил абый.
Бу шөгылен ул мәктәп дәресләре өчен генә кулланмый. Үзенең ишегалдын да матурлык дөньясына әверелдергән. Биредә читәннәр дә, күпер дә, фонтан һәм беседка да аның куллары, тырышлыгы белән ясалган. Шулай ук Дәвеш мәктәбенең ишегалдына да читән һәм кое үзгә бер ямь биреп тора.
Тал чыбыгыннан үрелгән мөргеләр, кәрҗиннәрнең өйдә үз вазифасы бар икән.
-Элегрәк күпләп асраганда, зур мөргеләргә утырып, казлар бәбкә чыгаралар иде. Хәзер дә яшелчә, гөмбә, җиләк-җимешләр җыярга бик кулай. Шулай ук бәрәңге юу өчен дә җайлы. Бәрәңгенең өстенә су саласың да, бар әшәкесе юылып, тишекләреннән җиргә агып бетә. Бу шөгыль күңелгә рәхәтлек бирә. Хезмәтнең нәтиҗәсе матур савытлар булып күренеп бара, - ди оста куллы хуҗа.
Мөргеләргә ихтыяҗ бетмәгән икән әле. Хәлил абыйдан тал чыбыгыннан савытлар үреп бирүен үтенүчеләр шактый. Араларында өлкән буын гына түгел, яшьләр дә бар. Димәк, гореф гадәтләр саклана һәм буыннан-буынга күчә.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев