Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Өстәмә чикләүләр турындагы сүз - ялган!

Бу ялганны таратучылар бияләйләр киеп йөрү мәҗбүри булачак, 65 яшьтән өлкәннәр үзизоляцияләүгә күчәчәк, хезмәткәрләрнең өчтән бере өйдән торып эшләячәк, дип ялган тараталар.

(11 октябрь, “Апастово-информ”).


Казан Кремле Оператив штаб Татарстанда өстәмә чикләүләр кертә дип таратылган хәбәрнең ялган булуын әйтә. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат секретаре Лилия Галимова белдерде.
Оператив штаб бүген чикләүләр кертте, дип социаль челтәрләрдә ялган хәбәр таратыла. Ул хәбәрләрдә, аерым алганда, 13нче октябрьдән 65 яшьтән өлкәннәргә мәҗбүри рәвештә үзизоляцияләү булачак дип белдерелә.
Бу ялган хәбәрләрнең берсенә дә ышанырга кирәкми.
“Мондый хәбәрләргә игътибарлы булуыгызны сорыйбыз. Бары тик Татарстан Хөкүмәте чыгарган карарларга һәм официаль хәбәрләргә генә ышанырга кирәк”, - диде Лилия Галимова.
Шул ук вакытта, Татарстан Президентының матбугат үзәгендә хәбәр иткәнчә, татарстанлыларны саклану чараларын төгәл үтәргә, үз исәнлекләренә игътибарлы булырга чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев