Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Өй алдыбыз ялтырап тора“, - дип сөенәләр күпфатирлы йортларда яшәүчеләр

Районыбызда “Безнең ишегалды“ программасы буенча эшләр дәвам итә.

(8 сентябрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Бүгенге көндә Апасның Октябрь, Ленин, Төзелеш, Заводская, Яшьләр урамнарында урнашкан йортлар тирәсендә, Свияжный бистәсенең Шоссейная урамындагы 4нче йорт алдында эшләр башкарыла. Кайсы йортларның тирә-юнендә асфальт салу өчен таш түшәлә, кайсында ком җәелә, щебень салына, кайбер җирләрдә эш инде төгәлләнгән. Йортларның тирәлекләре яңа асфальт белән әйләндереп алынган.
-Быел план буенча 10 урам тирә-юнендә шундый яңарту-пөхтәләү эшләре башкарылачак. Урам яктырткычлары, чүп ташлау урыннары, яшеллек, балалар мәйданчыклары булдырылачак, - дип белдерде инфраструктура үсеше буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов.
-Өй алдыбыз хәзер ялтырап тора, чип-чиста. Пөхтә, тигез итеп эшләп киттеләр. Бу эшне башлап җибәрүчеләргә рәхмәтем чиксез. Тирә-юне матурлангач, өебез тагы да ямьләнеп китте. Курчак өе кебек, - дип канәгатьлеген белдерә Заводская урамында яшәүче Миңнетаһир абый Зиннәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев