Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйдән-өйгә йөреп җан исәбен санаячаклар

Россиядә 2010 елда халык исәбен алу, 2016 елда авыл хуҗалыгын исәпкә алу дәүләт кампанияләрендә Апас районы статистика идарәсе белгечләре да актив катнашты.

-Ул елларда исәпкә алу кәгазь-ручка-бланк белән язмача башкарылды һәм бер исәпләүчегә 450 адрес-кеше буенча эшләргә туры килде. Бу эшкә шуңа да 130 лап исәпләүче, инструктор-оештыручылар җәлеп ителде. Санлаштыру, электрон чаралар Апасыбызны да читләп үтми. 2020 елның октябрь аенда халык санын исәпкә алу вакытында электрон планшетлар кулланылачак һәм бер исәпләүчегә йөкләмә 600 кеше-адрес туры килә. Шуңа да бу эшкә азрак кеше җәлеп ителәчәк, -ди район статистика бүлегенең бу эш буенча җаваплы белгече Гөлнара Сибгатуллина. –Хәзер кадрлар туплау, йорт-урам адресларын яңартуга керештек. Тиздән вакытлы хезмәткәрләр өчен махсус укулар да оештырылачак, дип көтелә.

Апас статистика бүлеген инде 13 ел җитәкләүче Равия Хафизова киләсе елда да район сынатмаячак дигән ышаныч белдерә.

Татарстан Статистика комитеты җитәкчеләре, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин үткәргән утырыш-брифингта киләсе елның октябрь енда районда үтәчәк халыкны исәпкә алу кампаниясенә һәръяклы әзерлек дәрәҗәсе каралды һәм конкрет бурычлар билгеләнде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев