“Өйгә тугызынчы тәкәне алып кайтам”
Апас универсал спорт залында район башлыгы кубогына көрәш ярышлары узды.
(8 январь, “Апастово-информ”).
Баш батыр булып Апас егете Азамат Мөхәммәтшин калды.
“Җиңү җиңел бирелмәде. Көндәшләрем бик көчле иде. Шулай да җиңү минем кулда. Өйгә тугызынчы тәкәне алып кайтам”, - ди Азамат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев