Реклама
Җәмгыять
Озак еллар Кызыл Тау авыл җирлеген җитәкләгән Мәрьям Хәйрова киләчәгебез өчен тавыш бирде
Районда сайлаулар оешкан төстә бара. 12 сентябрьдә, төш вакытына 45,9 процент сайлаучы үз тавышын биргән.
(12 сентябрь, "Апастово-информ").
Районның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Садыйкова белдергәнчә, Кызыл Тау, Иске Йомралы, Танай-Турай участоклары иң активлар рәтендә.
Бүгенге көндә район үзәгендә яшәүче Мәрьям апа Хәйрова да үз сүзен әйтергә сайлау участогына килде.
"Тормыш матурлыгына сөенеп яшәргә язсын", - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев