Реклама
Җәмгыять
Парламентарийлар ТР Премьер-министры кандидатурасын раслаячак һәм вице-премьерларны килештерәчәк
Депутатлар Татарстан Президенты тәкъдим иткән кандидатураларны республика Дәүләт Советы комитетлары утырышларында караячак.
(18 сентябрь, “Апастово-информ“).
Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышы узачак. Анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарларын килештерү планлаштырыла.
16 сентябрьдә узган республика парламенты президиумы утырышында ике мәсьәлә – ТР Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм республика вице-премьерларын билгеләү буенча Татарстан Президенты тәкъдимнәрен килештерү турындагы мәсьәлә генә каралды.
“Президент тәкъдим иткән барлык кандидатуралар да алдан Дәүләт Советы комитетлары утырышларында каралачак", – диде республика парламенты секретаре Лилия Маврина.
Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вазифасына керешү тантанасы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев