Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Пасханы - өйдә!

Митрополит Феофан Татарстандагы православие динендәгеләрне Пасханы өйдә билгеләп үтәргә өндәде. Коронавирус авыруы таралуы куркынычы булу сәбәпле, Митрополия башлыгы Пасха төнен өйдән һәм фатирлардан чыкмыйча гына билгеләп узарга чакырды

(Казан, 14нче апрель, “Татар-информ”).
Митрополит Феофан Татарстанның Православие динендәгеләрне Пасханы өйдә каршыларга чакырды. Чөнки коронавирус авыруы таралуы куркынычы бар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан митрополиясендә хәбәр иттеләр.
“Татар-информ” агентлыгы 13нче апрельдә, Республика Министрлар Кабинетының гыйбадәтханәләргә баруны тыю турында Карар кабул итүен хәбәр иткән иде. Бу тыю - санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак.
Митрополит Феофан үзенең позициясен законны хөрмәт итүче гражданнар булып, әлеге Карарны үтәргә кирәклеге белән аңлатты.
“Миңа бу турыда сөйләү җиңел түгел, чөнки Страстная седмица бара. Пасха якынлаша. Ләкин, коронавирус инфекциясенең үлем куркынычы китерүен истә тотып, безгә мөмкин кадәр аңардан саклану чараларын күрергә кирәк. Бу вирус безнең җиңел фикер йөртүебезне кичермәс. Шундый Пасха шатлыгы көннәрендә дә гыйбадәтханәләргә бармыйча өйдә калырга кирәк. Дөрес, дини кеше өчен бу җиңел түгел. Ләкин бу һәммәбез өчен бик мөһим”, - диде митрополит Феофан.
Шул ук вакытта, ул билгеләп үткәнчә, Страстная седмица һәм Пасха төнендә өйдә калып, Православие динендәге кешегә догада булырга кирәк.
“Кадерле туганнар! Үзегезнең өйләрегездә калганда бер нәрсәне онытмагыз: сезнең кайгыгыз табынучыбызга билгеле. Ул бит үзенә булган һәм чиркәүгә хөрмәтне һәм мәхәббәтне күрә. Безнең табынучыбыз җәзалаучы түгел. Ул күмәк мәхәббәт. Страстная седмица көннәрендә өйдә калып, китаплар укыйк, үзебезнең тәртибебезне анализлыйк, гөнаһларыбыздан ярлыкауны сорыйк, киләчәктә табынучыбыз күрсәткән юлдан йөрергә вәгъдә бирик”, - диде митрополит.
Митрополит Феофан руханиларга да мөрәҗәгать итте. “Без бүген сезнең белән сугышта торучы солдатлар кебек. Моны аңлаган хәлдә, бу көннәрдә гыйбадәт кылуларны Казан епархиясе гыйбадәтханәләрендә һәм монастырьларында тагын да көчлерәк итеп, тырышыбрак башкарыйк. Чиркәүләргә килә алмаганнар өчен дә, үзебезнең якыннарыбыз өчен дә гыйбадәт кылыйк”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев