Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Паспортны вакытында алмаштырмаучыга штраф зур

- Россия Законнары нигезендә, кеше тәүге паспортын 14 яшь тулгач ала, - ди район паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин. - 20 яшь тулгач яңасы бирелә. Кияүгә чыгу, мәгълүматлар алышыну очракларында ул яңартыла. 45 яшьтә кешегә аның өченчесе тапшырыла. Районда паспорт алыштыру вакыты җиткәнен онытып җибәрү очраклары бар. Ә бу...

- Россия Законнары нигезендә, кеше тәүге паспортын 14 яшь тулгач ала, - ди район паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин. - 20 яшь тулгач яңасы бирелә. Кияүгә чыгу, мәгълүматлар алышыну очракларында ул яңартыла. 45 яшьтә кешегә аның өченчесе тапшырыла. Районда паспорт алыштыру вакыты җиткәнен онытып җибәрү очраклары бар. Ә бу аның гамәлдән чыгарылуы дип таныла. Законнар буенча, паспорты югалып, бу хакта полициягә хәбәр итмичә һәм аны яңарту хакында уйламаучыларга да административ җәза каралган. Мондый очракларда аны табып алган кешенең шул документ буенча законсыз гамәлләр кылу куркынычы булуын да онытмагыз. Ел башыннан 28 апаслы хокук сакчыларына үзенең паспорты югалуын хәбәр итте.1 апаслының паспортын урлау очрагы булды. 47 кеше паспортны вакытында алыштыру таләбен үтәмәде.Тиешле яше тулгач, паспорт 1 ай эчендә алыштырылырга тиешлеген онытучыларга административ штраф суммасы 3 мең сумга кадәр тәшкил итә.

фото:/http:/yandex.ru/clck/jsredir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев