Пассажирлар ташучы автобус йөртүчеләр арасында 300 хокук бозучы ачыкланган
Автобусларны тикшерү буенча айга дүрт мәртәбә рейдлар уза.
(16 ноябрь, “Апастово-информ“).
2020нче ел башыннан пассажирлар йөртүче автобусларда 300 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Бу хакта “Татар-информ“га Татарстан буенча Госавтонадзордан хәбәр иткәннәр.
Хокук бозулар арасында шоферларның ял һәм хезмәт режимын үтәмәү, заказ буенча пассажирлар һәм йөк ташу буенча кагыйдәләр бозылу һәм башкалар.
Тикшерүләр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев