Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсиягә иртәрәк чыгарга була

Бу хактагы законнарга төзәтмәләр кертелгән.

Закон буенча, гражданнарның якынча 30 категориясе вакытыннан алда пенсия алырга хокуклы. Кагыйдә буларак, мондый мөмкинлек һөнәргә, яшәү урынына, гаилә яки сәламәтлек торышына бәйле. Шулай ук ике елга иртәрәк пенсиягә чыгу өчен озын хезмәт стажы нигез булып тора. Агымдагы елда андый стаж ирләр өчен - 42 ел, хатын-кызлар өчен 37 ел дигән сүз. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: бу стажга рәсми мәшгульлек вакыты гына кертелгән, чөнки бу вакыт эчендә тиешле кертемнәр түләнгән. Ә законда страховкасы булмаган чорлар да бар: әйтик, декрет яллары, эшсезлек буенча пособие алу чоры, I группа инвалидын карау вакыты һәм башка сәбәпләр аркасында кеше бу вакытта бернинди взнос та түләми, шуңа күрә әлеге пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен хезмәт стажына мәгълүматлар кертелми.

Армиядә хезмәт итү еллары стажга исәпләнә.

Русия Пенсия фонды бүлекчәсе (ПФР) белгечләре белдергәнчә, яңа кагыйдәләрне исәпкә алып, хәзер законда күрсәтелгән хәрби хезмәтнең барлык чорлары, әлеге хезмәтнең кайчан үтүенә карамастан, вакытыннан алда пенсияне билгеләү өчен кулланыла торган озак вакытлы стажга исәпләнәчәк. Шул ук вакытта СВОда катнашу чорлары икеләтә күләмдә исәпкә алына.

Бу элегрәк армиядә хезмәт иткән һәм 40 ел хезмәт стажы җыелган ир-атларга Пенсия фондына пенсия билгеләү турында гариза белән мөрәҗәгать итүнең мәгънәсе бар дигән сүз.

Хатын-кызлар өч бала тәрбияләгән булса — 57, дүрт бала — 56, ә биш бала белән 50 яшьтә пенсиягә чыга ала. Ә 12 елдан артык ерак төньякта яки 17 елдан артык аңа тиңләштерелгән районнарда эшләгән очракта, хәтта ике бала булса да, аның пенсиягә чыгуы 55 яшьтән була.

Моннан тыш, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен иртә пенсия аерым һөнәр исемлеге вәкилләренә гарантияләнә. Мәсәлән, алар 25 ел педагог яисә иҗади хезмәткәр булган, яисә медицина өлкәсендә 30 ел хезмәт иткәннәр.

Шунысын истә тотарга кирәк, һөнәрләре тиешле норматив актларда чагылыш тапкан хатын-кызларга хәзер вакытыннан алда пенсиягә чыгу - стажны туплаганнан соң өч ел узгач, ә 2023 елдан аларның пенсиягә чыгуы стажны җыюдан соң биш ел узгач мөмкин булачак.

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-11-21/z-yn-pk-achulanyp-bulamyni-inde-3038585

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев