Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Песи керпе балаларын ашатып үстергән

Бер ана  песи әниләре үлгән биш керпе баласын ашатып үстергән.

 

Песи керпе балаларын ашатып үстергән - фото

freepik.com

Ростовта булган әлеге хәл турында «Челны-онлайн» телеграм каналы язган.

Ана керпе печән чапкыч астына эләгә. Янәшәсендә әле күзләре дә ачылмаган кечкенә балалары була.

Әнисез калган керпеләрне кызганып, кешеләр аларны пипеткадан ашатып карый, ләкин бу ысул уңышсыз тәмамлана. Бер ветеринар керпе балаларын яңа балалаган песигә кушып карарга тәкъдим итә (бу вакытта алар әле энәсез була). Белгеч бары тик 30 процент песиләрнең генә чит балаларны ашатырга ризалашуы турында кисәтә. Ростовтагы әлеге керпе балалары бик бәхетле булып чыга - ана песи аларны үз балалары кебек кабул иткән.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/pesi-kerpe-balalaryn-asatyp-ustergan-foto-5853896

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев