Реклама
Җәмгыять
Апас урта мәктәбе укучылары кеше хокуклары буенча җәмәгать ярдәмчесе белән очрашты
Укучылар республикада һәм районда кеше хокукларын яклау буенча нинди эш башкарылуы белән таныштылар.
(8 нче декабрь, “Апастово-информ”).
10 декабрьдә дөньяда Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан Гомум кеше хокуклары декларациясен кабул итүгә багышланган Халыкара кеше хокуклары көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Апас урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айдар Хәбибуллин 7 А сыйныфы укучылары белән кеше хокукларына багышланган эчтәлекле һәм кызыклы ачык дәрес уздырды.
Сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Дәүләтшина яхшылык һәм мәрхәмәтлелек темасына класс сәгате белән дәвам итте.
Апас районы буенча кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчеләре Гүзәл Хилавиева районда кеше хокукларын яклау буенча нинди мөһим эшләр башкарылуы белән таныштырды.
“Халыкара кеше хокукларын яклау көне уңаеннан Апас мәктәбе укучылары белән берничә ел рәттән ачык дәресләр үткәрәбез. Бу очрашулар безнең төрле форматта уза. Аның максаты - балаларны “хокук”, “бурыч”, “закон”төшенчәләре белән таныштыру, хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәтү, законга хөрмәт хисе тәрбияләү, - дип белдерде Татарстан республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Апас районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Гүзәл Хилавиева.
Шулай ук кеше хокукларын яклауга багышланган дәресләрне уздыруда хезмәттәшлек иткән Апас мәктәбе укытучысы Айдар Хәбибуллинга, Гүзәл Дәүләтшинага олы хөрмәтен белдереп,Рәхмәт хаты тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев