Полиция балалар бакчасында тәрбияченең бер баланы кыйнавы турындагы мәгълүматны тикшерә
«Вишневский» полиция бүлегенә Казанда яшәүче хатын-кыздан гариза килгән.
Хатын-кыз сөйләвенчә, Һади Такташ урамында урнашкан балалар бакчасында тәрбияче аның баласына суккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә белдерделәр.
Хатын-кыз сөйләвенчә, кыз бала, тәрбияче сукты дип, ата-анасына зарланган, ә алар, үз чиратында, полициягә гариза язган.
Хәзер гадәттән тыш хәл килеп чыккан урынга балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре килде. Бала суд-медицина экспертизасына җибәрелгән. Хәзерге вакытта бу факт буенча тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев