Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Помидор белән кәбестә тозлау рецепты

Маринад: 1,5 литр суга 2 аш каш тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы аш серкәсе.

Кәбестәне саламлап турап, кишерне угыч аша чыгарып, бергә болгатырга (уасы түгел). Чиста банкалар төбенә, банка тулганчы, тәмләткечләр (сарымсак, карлыган яфраклары, түгәрәк борыч, дәфнә яфрагы) салып, бер рәт кәбестә, бер рәт помидор тезәбез. Шуның өстенә кайнап торган су агызып, 15 минут тотасы. Аннары банкадагы суны түгеп, әзер маринад салып, банкаларны тимер капкач белән каплап, одеял астына куярга. Суынгач, салкын урынга куясы.

Гөлназ Фәррахова,
Мөслим.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/pomidor-beln-kbest-tozlau-retsepty

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев