Президент конкурста тавыш бирергә чакыра
Үзеңә ошаган проект буенча тавышыңны priroda.life сайтында 23нче июльгә кадәр бирергә мөмкин.
(21 июль, “Апастово-информ”).
Республикада экотуризмның үсештә булуын истә тотып, Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россиядә экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакырды.
“priroda.life сайтында Татарстан өчен тавыш бирергә ике генә көн калды. Әгәр җиңеп чыксак, республикага зәңгәр күлләрне, Лобач тавын һәм Юрьев тау куышын, Түбән Кама милли паркын һәм Балык Бистәсендәге Шумбут тыюлыгын төзекләндерү өчен федераль акчалар бүлеп биреләчәк”, - дип язды “ВКонтакте”дагы үзенең битендә республика җитәкчесе.
Татарстан республикасы туристлык рекреацион кластерлар һәм экотрузмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында 8нче урынга күтәрелде.
“Без биш гариза бирдек һәм дәгъвачылар исемлегендә торабыз”, - дип билгеләп үттеләр Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бекмамбетованың матбугат үзәгендә.
Тавыш бирүдә 68 регионнан 115 гаризачы катнаша. 23нче июльгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев