Президент мохтаҗларны кайгырта
Миннеханов мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче чыгарылыш сыйныф укучыларын планшетлар белән тәэмин итергә кушты. Укучылар махсус камерасы булган һәм күп оператив хәтерле соңгы модельлы планшетлы булачаклар.
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”).
Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов Элемтә министрлыгына, Фән һәм Мәгариф министрлыгына күп балалы мохтаҗ гаиләләрдә яшәүче чыгарылыш сыйныф укучыларын планшетлы компьютерлар белән тәэмин итәргә кушты. Бу ОГЭ һәм БДИ имтиханнарына әзерләнүче 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларына кагыла. Моның турында Республикабыз Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
“Җаваплы чорга, ягъни, чыгарылыш имтиханнарына әзерләнүче балаларга ярдәм итү - аеруча мөһим. Килеп чыккан ситуация балаларның укуына зыян китерергә тиеш түгел. Безнең максат - мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү, тиешле шартлар тудыру”, - диде Рөстәм Миннеханов. Моңа кадәр Татарстан Президенты интернет аша Яр Чаллыдагы бер лицейда һәм Лениногорск нефть техникумында онлайн дәресләрне караган иде. Укучылар һәм педагоглар белән аралашу вакытында проблемалы мәсьәләләр күтәрелде. Аерым алганда, күп балалы азкеремле гаиләләргә виртуаль дәресләрдә катнашу өчен техник җиһазлар булу - бик актуаль. Рөстәм Миннеханов махсус камера куелган һәм зур оператив хәтерле, соңгы модельле ике мең планшет алырга кушты. Бу җиһазлар мәктәпләргә биреләчәк, ә аннан мохтаҗ гаиләләргә таратылачак. Уку тәмамлангач, планшетлар мәктәпкә кайтарып бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев