Продукциянең муллыгы - тырыш хезмәттә!
Һава шартлары бик уңайсыз торуга карамастан, авыл хезмәтчәннәре продукция җитештерүне дәвам итәләр.
(10 январь, “Апастово-информ”).
“Апас-мол” басуларында шикәр чөгендере озату дәвам итә. Бүгенге көнгә эшкәртү пунктларына 122 мең тонна чөгендер озатылган. Тагын 20 мең тонна шикәр чөгендере төяп озатасы бар.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин “Апас-мол” берләшмәсенең Шыгай бүлекчәсендә малларны кышлату белән танышты һәм терлекләргә сыйфатлы азык бирелүгә игътибар итте.
“Мал-туарның иминлеге - аның улагында” дигәннәр борынгылар. Кышкы чорда булган азыкны тиешенчә эшкәртеп, тәмләндереп биргәндә генә эшнең нәтиҗәсе дә югары булачак”, - диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев