Профессорлар апаслыларны акча санарга өйрәттеләр
Казан Федераль университеты галимнәре Татарстанда Закон нигезендә каралган ике дәүләт –рус һәм татар телләрендә халыкка финанс белемен өйрәтү лекцияләр циклын безнең Апас районыннан башлап җибәрделәр. Халыкка финанс белемнәрен аңлату һәм өйрәтү, финанс куркынычызлыгы лекцияләр курсы Россия Финанс министрлыгы, Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте карарлары буенча эксперимент рәвешендә иң беренче булып Апас районында сыналды һәм ул уңышлы үтте.
(Апас-информ, Ришат Җамалиев)
Апас аграр көллияте аудиторияләрендә һәр кеше көн саен очрашучы гаилә финанс-акча мәсьәләләрен хәл итүгә багышланган бу укуларда район авыл җирлекләре башлыклары, авыл имам-хатыйплары һәм пенсия алды, пенсия яшендәге 200 дән артык апаслы катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Апас халкына гади, аңлаешлы һәм татар телендә лекцияләр укырга килгән КФУ галимнәренә эшләрендә яңа фәнни ачышлар, уңышлар теләде.
Техник һәм икътисади фәннәр докторы, профессор Наил Сафиуллин, аның улы, шулай ук профессор, фән докторы Ленар Сафиуллин, фән кандидатлары, доцентлар Чулпан Шәвәлиева һәм Елена Фазлыева үз юнәлеш-фәннәре буенча җентекле һәм тормыштан алынган мисаллар белән аңлаешлы итеп дәресләр үткәрделәр. Шулай ук икътисади фәннәр кандидаты, КФУ методисты Гөлнара Галиуллина, өлкән укытучы Эльвира Дувалованың банк-финанс куркынычсызлыгы лекцияләрен дә апаслылар бик ошатып, белемгә сусап һәм йотлыгып тыңладылар.
Көне буе барган дәресләр арасында тәнәфесләрдә “студентлар“ аграр көллият ашханәсе хезмәткәрләре әзерләгән табыннарда “Форпост“ һәм волонтерлар отряды озатуында тамак ялгадылар. Беррәттән көллиятнең фән-дәрес кабинетлары, уку-ял, көнкүреш, спорт шартлары, төрле күргәзмәләр белән таныштылар.
Казан галимнәренең иң өлкәне Наил ага Сафиуллин “студентлары“ белән үз яшьлеге хатирәләре белән уртаклашты. Ул безнең Түбән Барыш авылы янәшәсендәге кечкенә генә авылда туып үскән.
“Студент чакларымда мин курсташларым белән бергә Апас районы авылларында ферма һәм төзелеш объектларын сафка бастыруда катнаштым, беренче тормыш тәҗрибәмне сезнең кунакчыл Апас җирендә тупладым“,-диде ул.
Галимнәр лекцияләрен үзләре язган, катлаулы фәнни терминнарны үзләре татарчага тәрҗемәләгән. Төрле, күбрәк өлкән яштәге “студентлар“-Апастан Мирхәт Җамалиев, Азат Гомәров, Шәһит Шәфигуллин, урта буын вәкилләре Госман Тимергалиев (Йомралы), Болынбалыкчыдан Римә Гыйльметдинова, Хөҗҗәт Сабиров (Караборнаш), Таһир Хөсәенов (Дәвеш), Апастан Миләүшә Зәмдиханова, Рәис Нигмәтҗанов һәм башкалар “курсташлары“ исеменнән КФУ укытучыларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
“Тагын килегез, өйрәтегез, бүген ишеткәннар һәм һәрберебез ятлап, конспектлап алган финанс белемле булу һәммәбез тормышта очрашкан акча мәсәләләре, кредитлар, иминиятләштерү, төрле финанс пирамидалары, мошенниклар ятмәсенә капмас өчен барыбызга да бик кирәк“,-диде Урта Балтайдан Рифгать Хәбибуллин.
Бу чарада катнашучылар Казан галимнәре бүләк иткән финанс куркынычсызлыгы буенча аңлатмалы һәм файдалы китаплар, кисәтү брошюралары белән авылдашларын да таныштытырга сүз бирделәр. Казан Федераль Университеты “фәнни десанты“ бу татарча лекцияләрне Апастан соң республиканың башка районнарына да барып укырга ышандыра.
“Маршрутыбызны сездән башлау безнең ялгышмавыбызны раслады. Безне районда бик җылы каршыладылар, Апас гаять матур, халкыгыз бик кызыксынучан һәм мөлаем, эчкерсез икәнен күрдек. Сезгә дә рәхмәт“,- диделәр алар “студентлары“ белән саубуллашканда.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев