Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Прокуратурадан хәбәр итәләр

Районда яшәүче 41 яшьлек берәү авылдашы белән 8 май кичендә ирләр табыны корып сыйланып утырганда шешәдәшенең муенга тага торган алтын чылбыры йозагы көйсезләнүен белеп ала.

(“Апастово-информ“, Ришат Җамалиев). 



Күп тә уйлап тормый, “танышларым күп, мин моны бик тиз ремонтлатып бирәм“ дип, тәкъдим ясый. Табындашы да ышана моңа, алтын чылбырын кулына тоттырып озата. “Дусты“ нишли дисез-кеше әйберен туп-туры шәһәргә ломбардка илтеп тапшыра да алган акчасын кәеф-сафага тотып бетерә. 
 
Ике атнадан - 24 майда - тагын шешәле бер табын артында ул шушы ук авылдашының бензин белән эшли торган пычкысына да законсыз хуҗа була. 
 
“Каракны эзләү һәм тикшерү вакытында “Алдар тазның“ кешеләргә китергән зыяны 19 мең сум тәшкил итүе ачыклана. Ул моның белән килеште, тик китергән зыянны кире кайтарырга ашыкмавы билгеле булды. Ә суд карары мондый - аны 3 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр“,-ди район прокуроры урынбасары Василий Макаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев