Үзем чәчтем, үзем сугам, үзем үстергән бөртек!
Тутайның иң алдынгы игенчеләре - Айрат Мөхәммәтгалиев һәм Марат Гайфуллин экипажы быелгы уракта үзенчәлекле рекорд куйдылар. 11 "яшьлек" "СК-5" комбайнында 10 августка 6500 ц. ашлык суктырып алдылар. Шул ук көнне кырга килеп, хуҗалык һәм район премияләре ирле-хатынлы Фәнис һәм Ләйлә Гайнуллиннарга да тапшырылды. Гаилә экипажы "СК-5" белән сезон башыннан 6000...
Тутайның иң алдынгы игенчеләре - Айрат Мөхәммәтгалиев һәм Марат Гайфуллин экипажы быелгы уракта үзенчәлекле рекорд куйдылар. 11 "яшьлек" "СК-5" комбайнында 10 августка 6500 ц. ашлык суктырып алдылар. Шул ук көнне кырга килеп, хуҗалык һәм район премияләре ирле-хатынлы Фәнис һәм Ләйлә Гайнуллиннарга да тапшырылды. Гаилә экипажы "СК-5" белән сезон башыннан 6000 ц. ашлык суктырып алды.
-Быел безнең кырларда уңыш әйбәт. Гомуми ашлык җыемы 2500 тонна, бер гектар уңышы 35 центнердан да ким булмаячак дип өметләнәбез, -ди бу уңайдан "Алга" хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Гыйсмәтуллин. - Быелгы урып-җыю эшләренә үзеннән өлеш кертүче тырыш авылдашларымның һәммәсенә дә зур рәхмәт җиткерәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев