Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Путин Украина белән сөйләшүләр өчен Россия делегациясе составын раслады

Россия Президенты Владимир Путин Украина белән сөйләшүләр өчен Россия Федерациясе делегациясе составын раслый торган боерыкны имзалады.

  Документ нигезендә, делегация башлыгы итеп РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский билгеләнгән. Делегация составында шулай ук РФ тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Галузин, РФ Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш идарәсе башлыгы Игорь Костюков һәм РФ саклану министры урынбасары Александр Фомин катнашачак.

Моннан тыш, сөйләшүләр өчен экспертлар составы расланган. Анда РФ Кораллы көчләренең Генераль штабы идарәсе мәгълүмат башлыгының беренче урынбасары Александр Зорин, РФ Президентының гуманитар өлкәдә дәүләт сәясәте буенча идарә башлыгы урынбасары Елена Подобреевская, Россия Тышкы эшләр министрлыгының БДБ илләре икенче департаменты директоры Алексей Полищук һәм Россия Саклану министрлыгының халыкара хәрби хезмәттәшлек Баш идарәсе башлыгы урынбасары Виктор Шевцов кергән.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин 15 майда Истанбулда РФ белән Украина арасында турыдан-туры сөйләшүләр уздырырга тәкъдим иткән иде.

  Чыганак:https://intertat.tatar/news/putin-ukraina-belan-soilasular-ocen-rossiya-delegaciyase-sostavyn-raslady-5872959

  Фото: «Интертат»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев