Һәр кешенең тавышы мөһим дип, билгеләп үтте В. В. Путин 30нчы июнь көнне сайлаучыларга мөрәҗәгатендә
Конституциягә кертелә торган төзәтмәләр илебез халкы хуплаганда гына, көчле булачак. Шуңа күрә, тавыш бирүдә һәр гражданинның катнашуы бик мөһим. Ватандашларына мөрәҗәгатендә Россия Президенты шул турыда белдерде.
(30 июнь, “Апастово-информ”).
Дәүләт башлыгы Конституциягә кертелә торган хокукый формалаштырулар өчен генә тавыш бирү түгел - “без үзебез яшәргә теләгән илебез өчен, белем һәм сәламәтлек саклауның заманча булуы өчен тавыш бирәбез. Гражданнарны социаль яклауга өмет итәбез. Җәмгыять алдында үзен җаваплы тоткан нәтиҗәле Хөкүмәт өчен тавыш бирәбез. Без балаларыбызга һәм оныкларыбызга нинди илне калдырырга телибез, шул турыда тавыш бирәбез”, - диде Путин.
Президент сүзләренә караганда, Төп Законга кертелгән төзәтмәләр кабул ителгән очракта, кешенең хезмәтенә, өлкән буынга, балалар турында кайгыртуга игътибар һәм хөрмәт артачак.
Путин, шулай ук, илебезнең куркынычсызлыгы, кешеләрнең иминлеге турындагы төзәтмәләрнең мөһим булуын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев