Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр сорауга җавап бар

Хезмәт ветераны исемен алуда үзгәрешләр бар диләр. Аңлатып үтсәгез иде. Гадилә Әхсәнова. Район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов җавап бирә: - Татарстан Дәүләт Советының XIX утырышында "Хезмәт ветераны" исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында"гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында" 242-5нче номерлы республика закон проекты кабул ителде. Бу, Татарстан законын федераль закон...

Хезмәт ветераны исемен алуда үзгәрешләр бар диләр. Аңлатып үтсәгез иде.

Гадилә Әхсәнова.

Район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов җавап бирә:

- Татарстан Дәүләт Советының XIX утырышында "Хезмәт ветераны" исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында"гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында" 242-5нче номерлы республика закон проекты кабул ителде.

Бу, Татарстан законын федераль закон белән тәңгәл китерү максатыннан эшләнә. 1 июльдән алып, "Хезмәт ветераны" исеме СССР һәм РФ орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән кешеләргә генә түгел, Россия Президентының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларын алучыларга да биреләчәк.

Хезмәтендә аерым дәрәҗәләргә ирешүчеләр, ведомство билгеләре алучылар һәм кимендә бер өлкәдә 15 ел эшләүчеләргә дә "Хезмәт ветераны" исеме биреләчәк. Пенсияне билгеләү өчен хатын-кызларның 20 ел, ә ир-атларның 25 ел хезмәт стажы булу шарт. Моңа кадәр "Хезмәт ветераны" статусын алуда стажга бәйлелек юк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев