Радик Аитов: “Әтиемнең каберлеген барып күрдек”
Кызылтау авылында гомер итүче Радик абый Аитов редакциягә еш шалтырата, газетабызның тугры укучысы да әле ул.
Узган ел "Йолдыз" газетасының 38 нче санында "Бабам эзеннән..." мәкаләсе басылып чыккач шалтыратулар күп булды. Әтиләре, бабалары истәлекләре турында бүлешүләр дәвам итә.
– Минем дә әтием Суслонгерда булган. Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәр алдыннан әтием турында истәлекләр белән бүлешәсем килә, - диде ул безгә.
Кызылтауга баргач Радик абый янында булдым, озак итеп сөйләшеп утырдык. Истәлекләрен кәгазьгә язып барлап та куйган иде. Шул язмалардан истәлекләрне кыскача гына булса да укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
– Районыбызның "Бригадир" газетасы редакциясендә озак еллар (1931-1941) корректор булып эшләгән юморист язучы Гай (псевдоним) Аитов Гани абзыйның Украинаны фашистлардан азат итү өчен барган каты сугышларда батырларча һәлак булуына 80 ел тулды. Әтиемне Гай - дип атап йөрткәннәр. Ул ял көннәрендә велосипед, ә яңгырлы көннәрдә редакция аты белән кайтып колхоз эшләрендә булышкан. Шул ук вакытта үзенә иҗади җим дә тапкан. Әтием бик гыйлемле кеше булган. 1905 елгы революциядән соң авыл халкының белемен күтәрү өчен зур авылларга алдынгы фикерле яшьләр килә. Безнең авылга Уральскийдан бик белемле, яхшы укытучы Зәки хәлфә Рәмиев килә.Ул яшьләрне ике катлы мәчеткә җыеп җәдитчә - ягъни дин-әхлак тәрбиясе белән бергә дөньяви фәннәрне дә русча укыта. 1914 нче елда Зәки хәлфәне сугышка алалар. Киткәндә ул үзенең барлык планнарын ,язмаларын, китапларын яраткан укучысы әтиебезгә биреп калдыра. Яшьләр бик теләп укуларын дәвам итәләр һәм зур уңышка ирешәләр. Әтиебезнең язучылык таланты ачыла да бик күп хикәя, фельетоннар, пьесалар яза. Эш буенча Казанга баргач Һади Такташ белән очрашып, иҗат җимешләре белән таныштыра. Һади Такташ аны бик ошата һәм үзе янына "Чаян"га эшкә чакыра. Аның иҗатын шулай ук концертларда, спектакльләр куйганда яратып кулланганнар. 1929нчы елда авыл яшьләре белән колхозны оештыралар, аннары мәктәпне, сыер, атлар фермасын төзиләр. 1921 елгы көчле ачлык һәм ваба чиреннән әнисе дә үлеп киткәч, япь-яшь кызга тәкъдим ясый. Укытучы Мәрьям белән тормыш корып яши башлыйлар. Әтиебез халыкка бик ярдәмчел була. Бигрәк тә нахакка рәнҗетелгәннәргә югары судка хатлар язуда ярдәм итә. Беркемне дә ярдәмсез калдырмый. 1939 елда Мәскәүдә авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша. Аннан радиоприемник алып кайтып авыл советы янындагы багана башына урнаштырып, авыл халкына радио тыңлатуга ирешә.
Сугышка алынгач ул да хәрби өйрәнүләр узарга Суслонгерга җибәрелә. Хәрби өйрәнүләр узасы урынга анда аларны ач киенчә юан агачларны кисеп күтәреп ташырга кушалар, төрлечә мыскыл итәләр. Ул җәберләүләргә түзә алмыйча качып китә. Үзенең азык запасын, акчаларын авылдашы Низам абый Садриевка тапшырып калдыра. Ул качып китеп Сталинград сугышына барып җитә. Суслонгерга Ворошилов килеп сатлык җаннарны аттыра, лагерда тәртип сала. Низам абый бик каты авырып кире авылына кайта һәм андагы хәбәрләрне, әтиебезнең батыр булуы турында сөйли.
Әтиебез 1944 елның маенда Херсон өлкәсен азат итү өчен барган сугышларда һәлак булып, шунда туганнар каберлегендә күмелгән. Каберлек мәктәп янындагы калкулыкта, укучылар аны үрнәк итеп тәртиптә тоталар, Җиңү көнендә чәчәкләр салалар. Без баргач бик матур итеп каршы алдылар, кунак иттеләр. Каберлектән туфрак алып кайтып, әнинең каберлегенә салдым, - дип сөйләде Радик абый Аитов.
#Мойгероймоясемья
#Минемгеройминемгаилә
#БессмертныйполкТатарстан
#Апастово
#Апастовоинформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев