Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рафис Борһанов Татарстанда БДИ һәм ОГЭ ни рәвешле узачаклыгын сөйләде

ТРның фән һәм мәгариф министры Андрей Кузьмин белән әңгәмәсендә республика укучыларының дистанцион дәресләре кайчан тәмамлаячагын хәбәр итте.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстанда дистанцион белем алу ничек оештырылган, укучылар ОГЭ һәм БДИны кайда тапшырачаклар, яңа эш ысулы укытучыларның хезмәт хакына һәм белем бирү сыйфатына тәэсир итмиме - шул хакта Андрей Кузьмин белән әңгәмәсендә Татарстанның фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов сөйләде.
“Май аенда без белем бирү программасын төгәлләячәкбез. 8нче июньдә республикада беренче ЕГЭ, ә 9нчы июньдә беренче ОГЭ узачак. ОГЭ быел ике төп имтиханнан - математика һәм рус теленнән булачак. Балалар аларны гадәттәгечә, имтихан кабул итү пунктларында тапшырачаклар. Бу тәртип канунда язылган. Шуңа күрә, без бернәрсәне дә үзгәртмәячәкбез”, - диде министр.
Имтиханнар вакытында барлык санитар нормалар һәм кагыйдәләр төгәл үтәләчәк, дип өстәде Рафис Борһанов. Укучыларны Роспотребнадзор тәкъдимнәре нигезендә, билгеле бер ара калдырып утыртачаклар. Таләп ителгән очракта, балалар берничә агымга бүленәчәк.
Рафис Борһанов белән әңгәмәне “События” сайтында укыгыз. Видеоязманы “Татар-информ” агентлыгының YouTube. каналыннан карап була. Ә инде телевизион вариантын “Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә” тапшыруында шимбә көн 18 сәгать 30 минутта, якшәмбе көнне 13.30да күреп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев