Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рафис Хәбибуллин: “Балалар мәктәпкә шатланып барсыннар”

Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин гаиләсе  Иске Йомралы авылында Айрат Рәхмәтуллин гаиләсенә ярдәм кулы сузды.

(21 нче август, “Апастово-информ”).


Иске Йомралы авылында гомер итүче Айрат Рәхмәтуллин гаиләсенә берничә ай элек зур бәхетсезлек килде. Өч бала әнисез калдылар. 
Шимбә көнне районга Рафис Хәбибуллин кайтты. Аны район башлыгы Айрат Җиһаншин каршы алды. 
Иң элек алар әлеге гаиләгә юл алдылар. Рафис һәм Миләүшә Хәбибуллиннар гаиләсе өч балага мәктәпкә барырга өс киемнәре, тәм-томнар белән тутырылган күчтәнәч пакетлар тапшырды.
“Матур гына балалар тәрбияләп яшәп ятканда әниебезне югалту бик авыр булды. Игелекле кешеләр ярдәм кулы суздылар. Рафис Хәбибуллиннар гаиләсенә олы рәхмәтебез”, - диде Айрат Рәхмәтуллин.
Айрат әле яңа гына тормыш иптәше Алисәне алып кайткан. Алар балаларны бергәләп тәрбиялибез диләр.
Республика кунагы Иске Йомралы мәктәбе белән дә танышты. Биредә капиталь төзекләндерү эшләре тәмаланган, мәктәп өр-яңа булып укучыларны каршы алырга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев