Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рафыйк Зиннуров “Йолдыз“ны көтеп ала

Тормышта ышанычлы ир, кайгыртучан әти, сүзендә нык торучан дәү әти булган Рафыйк Зиннуров Карамасар авылында яши.

(18 май, “Апастово-информ“).


Рафыйк абый 7 классны тәмамлауга, хезмәт арбасына җигелә. Башта атлар карый, атлар җигеп эшли, аннан трактор ярдәмчесе булып йөри. Соңрак аның үзенә трактор бирәләр.

“Хезмәтне яратып, бар тырышлыгын куеп эшләде. Озак еллар тракторчы һөнәрен намус белән башкарды, макталды, данланды ул.
48 ел бергә яшәү дәверендә шатлыклы мизгелләребез дә күп булды. Борчуларын да иңне-иңгә куеп үткәрергә туры килде. Балалар югалту хәсрәтен дә сабыр канатларында, икебез бербөтен булып күтәрдек. Бүген оныкларыбыз Азалия, Зәринә һәм Ясминә өчен дә зур үрнәк һәм терәк. Улларыбыз Рөстәм, Фәнис өчен әле дә киңәшче булып тора“, – ди тормыш иптәше Фәрзәнә апа.

Рафыйк абый “Йолдыз“ны да яратып укый. Тормыш иптәше Фәрзәнә апаның шигырьләрен аеруча да үз итә.
“Йолдыз“ килгәч күңелле булып китә“, – диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев