Район балалары Апас тарихын өйрәнә
Апаста мәктәп укучылары өчен тарихи урыннарны өйрәнү максатыннан махсус экскурсияләр оештырыла.
(20 сентябрь, “Апастово-информ”).
Экскурсияләр 3 көн дәвам итә. Мәктәп укучылары дәресләрдән дә соң Апасның тарихи урыннары буйлап сәяхәткә чыга.
Экскурсияләрнең беренче көне Апас мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары өчен үтте.
Балалар иң элек “Табар” елгасы яр буенда очрашып, Апаска нигез салыну тарихы белән таныштылар. Районның мәдәният хезмәткәрләре аны сәхнәләштереп күрсәтте. Балаларда Апасның үзәк урамында урнашкан тарихи мирас объекты буларак сакланучы Кадыйр бай йорты аеруча кызыксыну уятты. Хәзерге көндә мәчет урнашкан бина тарихы, Геройлар аллеясы буйлап сәяхәт тә истәлекле тәэсирләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев