Реклама
Җәмгыять
Район башлыгы Айрат Җиһаншин Дәүләкидә яшәүче Гүзәлне сөендерде
.
(23 декабрь, “Апастово-информ”).
Гүзәл Кыш бабайдан бүләккә яңа тимераяк сораган иде. Аның хыялын район башлыгы Айрат Җиһаншин чынга ашырды. Гүзәлгә Кыш бабай һәм Кар кызы тәм-томнар алып килде һәм тимераяк бүләк итте.
“Яңа ел – тылсымлы, теләкләр чынга аша торган вакыт. Балаларның йөзләреннән елмаю төшмәсен иде”, - дип тели район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев