Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Айрат Җиһаншин “Изге гамәлегез ил алдында олы үрнәк булып тора”

Һәр ай саен пенсиясеннән өлеш чыгарып, хәрбиләргә ярдәм кулы сузган Валентина әби Кривошейнага район башлыгы Айрат Җиһаншин олы рәхмәтен белдерде, күчтәнәчләр тапшырды.

(11 октябрь, “Апастово-информ”).



Валентина әби Кривошейна Красноярск өлкәсе Курагин районы Уральск авылында туып-үскән. Югары Ындырчы авылына 1990нчы елларда кайтып төпләнгән. Авырлыкларны күп күргән буынның бер баласы ул.


“Әтине ноябрь аенда сугышка алганнар. Ә мин декабрьдә дөньяга килгәнмен. Валя исемен әти теләге буенча кушканнар. Әти яу кырында хәбәрсез югалды. Ә без әтисез, ачлы-туклы тормышта үстек. Әни безне тилмереп аякка бастырды. Ашатты, киендерде. Ул вакытта бик авыр иде. Хәерчелек, ачлык, ялангачлык...”, - дип күз яшьләре аша искә алды әби балачагын.


Авырлыкларны, сугыш ятимлеге ачысын күреп үскән әби чит кеше язмышына битараф кала алмый. Махсус хәрби операциягә киткән егетләргә чын күңеленнән ярдәм итәргә тырыша. Ай саен пенсия акчасыннан өлеш кертә.


“Сугыш бит ул син баймы, ярлымы дип сорамый. Әнием дә хезмәт хакына биргән бозавын фронтка тапшырган. Мин дә тынычлыгыбызны саклап көрәшүче егетләргә чын күңелемнән булышам. Юклык, хәерчелек заманында да кешеләр ярдәм итәргә ашкынган. Ә хәзер бит барлыкта яшибез. Ничек инде битараф каласын”, - ди Валентина әби.


Район башлыгы Айрат Җиһаншин Валентина әби Кривошейнага изге гамәле өчен олы хөрмәтен белдерде, рәхмәт сүзләрен ирештерде.
“Сезнең изге гамәлегез бердәмлек үрнәге булып тора. Бергә булганда авырлыкларны җиңәрбез, җиңү көнен дә якынайтырбыз”, - диде район башлыгы.

Айрат Җиһаншин Валентина әбинең тормышы, көнкүреше белән дә кызыксынды, мөрәҗәгатьләрен дә тыңлады.\

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев