Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгы Айрат Җиһаншин мобилизацияләнгән райондашларыбызның гаиләләре белән очрашып, хәлләрен белешә

Районда әлеге гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча махсус штаб эшли.

(11 ноябрь, “Апастово-информ”).


Әлеге штаб мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре проблемаларын өйрәнә, борчуларын сораша, һәрьяклап ярдәм күрсәтә.
Бу максаттан, район башлыгы Айрат Җиһаншин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова белән “Казан Экспо”да хәрби өйрәнүләр узучы Сергеев Григорий гаиләсендә булды. Район башлыгы Григорийның якыннары белән эчкерсез сөйләшеп утырды, хәлләрен белеште, ярдәмнәр буенча аңлатмалар бирде, күчтәнәчләр тапшырды.
“Без бүгенге көндә бердәм һәм бергә булырга тиеш. Ватан алдындагы изге бурычны үтәүче ир-атларыбыз белән чиксез горурланабыз. Аларның кыюлыклары, батырлыклары алдында баш иеп, үзләренә һәм гаиләләренә рәхмәт белдерәбез”, - диде ул.
Ул шулай ук Азбаба авылында туып-үскән, бик күп хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, бүгенге көндә дә хәрби хезмәттә булган батыр якташыбыз, полковник Зөлфәт Нигъмәтҗановның әти-әнисе янында да булды. Батыр уллар үстергәннәре өчен Гөлирам апа белән Наил абыйга олы хөрмәтен белдерде һәм күчтәнәчләр тапшырды.
Районда бүгенге көндә мобилизацияләнгән ир-атларның гаиләләренә төрлечә ярдәм күрсәтелә. Балаларына бушлай бакчага йөрү, мәктәптә ашату, җир һәм транспорт налогыннан азат итү оештырылган.
“Әлеге гаиләләрнең проблемаларын өйрәнүне дәвам итәбез. 26 октябрьдә Лисичанск шәһәренә районыбыз тарафыннан 20000 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде. Аңа кадәр дә Донецк һәм Луганск республикаларына гуманитар ярдәм озатылган иде. Җитәкчеләргә, иганәчеләргә, битараф калмаган барлык игелекле райондашларыма зур рәхмәт”, - диде район башлыгы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев