Район башлыгы Айрат Җиһаншин хезмәт ветераны Мәнфүсә апа Хәкимҗановага олы хөрмәтен белдерде
Мәнфүсә апа Хәкимҗанова 85 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады
(2 май, “Апастово-информ”).
Гомерен намуслы хезмәткә багышлаган Мәнфүсә апа Хәкимҗанова олы юбилее уңаеннан бик күп котлаулар кабул итте. Хезмәт ветеранына район башлыгы Айрат Җиһаншинның да Котлау хаты тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова ветеранга район башлыгының ихлас теләкләрен ирештерде.
“Сез бөтен гомерегезне районыбызга багышлаган олы шәхес. Аның үсеше өчен зур хезмәт куйгансыз. Сезне юбилеегыз белән котлап, ихлас теләкләребезне юллыйбыз. Сәламәт булыгыз, күңел күтәренкелеге белән, балаларыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә гомер кичерегез”, - диде ул.
Минзәлә районы Калмия авылында туып-үскән Мәнфүсә апа Хәкимҗанова Апаста сокланырлык гомер юлы үткән, абруй казанган шәхес. Бормалы тормыш юллары гаилә корган Мәнфүсә апа белән Мәлик абыйны гүзәл төбәк – Апас якларына белгечлекләре буенча эшкә килергә мәҗбүр итә. Район халкын үз итеп, бөтен гомерләрен районга хезмәт итүгә багышлый алар. Нәтиҗәле хезмәт юлы узалар. 30 ел парлы гомер кичерәләр. Эштә дә, гаиләдә дә бер-беренә терәк, кирәк булып, ярты сүздән аңлашып яшиләр. Гаиләне тулыландырып, ике асыл егет - Илшат һәм Иреккә гомер бүләк итәләр.
Мәнфүсә апа озак еллар авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелекне үстерү бүлегендә хезмәт итә. Тирән белемен, кыюлыгын, тәвәккәллеген һәм максатчанлыгын күреп алып, Мәнфүсә Хәкимҗанованы Апас җирле идарәсе рәисе итеп билгелиләр. Шул дәвердә үзен нык характерлы, төгәл, кешелекле итеп таныта, район данын күтәрүгә зур тырышлыгын куя. Хезмәт юлын дәвам итеп, 30 елдан артык районның Ветераннар Советын җитәкли.
Шул дәвердә үзенең намуслы хезмәте белән данланды. Республикада үз эшенең чын остасы булып танылып, иң алдынгы урыннарны яулады. Ирешелгән уңышларны югары бәяләп, күп сандагы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, медальләре, кыйммәтле бүләкләре бүген дә иң кадерле әйберләре янында саклана.
“Кешеләрне яраттым, хөрмәт иттем. Эшләгән дәвердә кешеләр белән танышу, аларның язмышын хәл итүдә катнашу зур тәэсирләр калдырды. Хезмәтемне бик яратып башкардым. Башкарган эшләремне күрә белделәр. Хәзер дә район тормышы белән кызыксынып яшим. Уңышларга чиксез сөенәм. Мине хөрмәт иткән район башлыгына олы рәхмәтемне белдерәм”, - диде Мәнфүсә апа.
Мәнфүсә апа Хәкимҗанова район, республика тормышын күзәтеп бара, гәҗит, журналлар, телевизор аның иң якын дуслары. Зиһене әйбәт, акылы камил, тыйнаклыгы, гадилеге белән аерылып тора. Һәр сүзе үлчәнгән, һәр адымы уйланган, йөрәге гел яхшылыкта. Дуслары да бик күп. Элеккеге хезмәттәшләре белән аралашып яши. Олылар янында акыл туплаган өлкәннәрчә, яшьләр янында заманча да була белә. Ул гел хәрәкәттә, Апас урамнарын урап, аның гүзәллеген күреп, матурлыктан күңеленә рәхәтлек алып яши. Аның өендә һәрчак чисталык, пешергән ризыклары ашап туймаслык. Өлкән яшьтә булса да, бакча, җир белән шөгыльләнә. Тәрәз төбендә гөлләре шау чәчәкләре белән сөендерә. Һәр ялда балалары кайтып, булышып, ярдәмләшеп китәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев