Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы яңарышка юнәлгән коллективларда булды

Район башлыгы Айрат Җиһаншин “Экополис” авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативының терлек чалу һәм эшкәртү цехы төзелеше белән танышты.

(9 ноябрь, “Апастово-информ”).


Әлеге кооператив 26 миллион сумлык Грант откан иде.
Шонгаты авылында төзелә торган цех хәләл стандартлары нигезендә эшләячәк. Перспективада ярымфабрикатлар чыгару планлаштырылган. Биредә 21 кешегә эш урыны булыр дип фаразлана.
Район башлыгы шулай ук Вильданов крестьян-фермер хуҗалыгында да булды. Бу хуҗалыкка шушы көннәрдә Венгриядән нәселле таналар кайту көтелә. Бүгенге көндә хуҗалыкта яңа технологияләргә нигезләнгән сөт саву комплексы төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев