Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы сайлаулар барышы белән танышты

Көн уртасына сайлаучыларның 50 проценты үз тавышын бирергә өлгергән.

 

(11 сентябрь, “Апастово-информ”). 
Районда бермандатлы сайлау округлары буенча дүртенче чакырылыш җирле депутатларын өстәмә сайлаулар дәвам итә. 
Сайлаулар барышы белән район башлыгы Айрат Җиһаншин да танышты. Район башлыгы сайлау участокларында булып, сайлау комиссиясе әгъзалары белән аралашты. 
“Хезмәтегез өчен рәхмәт”, - дип олы хөрмәтен белдерде. 
Районда 4 авыл җирлегендә аерым сайлау округларында җирле үзидарәләргә депутатлар сайлана. Барлык сайлау участоклары да иртәнге 7 дә ачылды. Сайлаулар кичке 8 гә кадәр дәвам итәчәк. 
“Сайлауларда 470 кешенең катнашуы көтелә. Көн уртасына барлык катнашучыларның 50 проценты үз тавышын бирергә өлгерде”, - дип хәбәр итте районның территориаль сайлау комиссия рәисе Гөлнара Җәләлетдинова. 
Сайлаулар шәһәр тибындагы Апас поселогында, Биеш авыл җирлегенең Дәүләки авылында, Югары Ындырчы авыл җирлегенең Үтәмеш авылында, Болын-Балыкчы авыл җирлегенең Кормаш авылында уза. 
Шәһәр тибындагы Апас поселогоның Шоссе, Кыр, Парк урамнарында, Яшьләр урамының беркатлы йортларда һәм 31нче, 32нче, 33нче, 39нчы, 40нчы күпкатлы йортларда теркәлгән апаслылар, Колчык, Каратун авылларында, Дәүләки авылының Куйбышев урамындагы 1-20нчы йортларда яшәүчеләр, Кормаш авылының Яшьләр урамындагы 36нчы, 37нче, 38нче йортларда, Бия урамының 1-27йортларда яшәүчеләр, Үтәмеш авылының Ленин урамындагы 21-32нче йортларда, Яшьләр урамындагы 1нче, 2нче, 3нче йортларда яшәүчеләр сайлауларда катнашып, үз тавышларын бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев