Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә чыгыш ясады

Чыгышта сүз 2023 елда Апас районының тотрыклы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында барды.

(18 ноябрь, "Апастово-информ")
Район башлыгы Айрат Җиһаншин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчеләре алдында чыгыш ясап, райондагы авыл хуҗалыгындагы уңышлар, урта һәм кече эшмәкәрлек, төзелеш тармагы, икътисади, социаль-мәдәни тормыш, туган телебезне үстерүгә юнәлтелгән эшләр белән таныштырды.
"Апасыбызның үсеше җитәкчелек тарафыннан уңай бәяләнде. 
Чыннан да безнең икътисадый үсеш ягыннан да, авыл-хуҗалыгы өлкәсендә, эшмәкәрлек өлкәсендә дә, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дә уңай үзгәрешләр күп. Алга таба да эш темпларын киметмичә эшләргә насыйп булсын!", - дип яза район башлыгы Айрат Җиһаншин үзенең рәсми аккаунтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев