Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгының Чыршы бәйрәме балаларга онытылмаслык мизгелләр бүләк итте

Бәйрәмдә балаларга район башлыгы Айрат Җиһаншинның изге теләкләре юлланды, тәмле күчтәнәчләре тапшырылды.

(5 гыйнвар, “Апастово-информ”)


Районыбызның уку алдынгылары, республикакүләм бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында, смотр-конкурсларда призлы урыннар алучылар, мобилизацияләнгән әтиләрнең балалары, мөмкинлекләре чикләнгән һәм әти-әни назыннан мәхрүм балалар бергәләшеп район мәдәният йортында район башлыгы Чыршы бәйрәменә җыелдылар. Балаларны мәдәният йорты фоейсында әкият геройлары, аниматорлар сәламләп, “Сихерләнгән куян” тамашасы бүләк иттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы Айрат Җиһаншинның бәйрәм котлавын, изге теләкләрен ирештерде.
“Сезнең һәрберегез агымдагы уку елында үзен тырыш, булдыклы итеп таныткан. Төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңү яулаган. Уңышларыгыз дәвамлы, яңа елда да сезгә яңа җиңүләр насыйп булсын. Тукталып калмагыз, гел алга атлагыз, яңа үрләр яулагыз”, - диде Гөлүсә Галләмова.
Район мәдәният йорты сәхнәсендә Буа Дәүләт драма театры артистлары “Тылсымлы әкият” дип исемләнгән тамаша күрсәттеләр. Район башлыгының Чыршы бәйрәме балаларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Биредә катнашуны һәркем зур дәрәҗә итеп кабул итте, рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев