Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгының яшь ярдәмчесе Зилә Садыйкова балалар бакчаларында кунакта булды

Коррупциягә каршы Халыкара көрәш көне уңаеннан, районда төрле чаралар узды.

(10 декабрь, “Апастово-информ”). 
Коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгының яшь ярдәмчесе Зилә Садыйкова “Кояшкай”, “Салават күпере” балалар бакчаларында, Апас урта мәктәбендә чаралар үткәрде. 
Әлеге чараларда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да катнашты. Ул нәниләр белән гади генә аралашып, кече яшьтән үк яман гадәтләрнең асылын аңлатты. 
Зилә Садыйкова үзенең сыйныфташлары белән әкият тәкъдим итте. Алар әлеге әкият аша “Нәрсә ул коррупция?” - дигән сорауга җавап табарга булыштылар. Нәниләр барысын да игътибар белән тыңлады. 
 
 
“Укучылар барысы да безнең "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнгәннәр. Үзләре уйнап-үскән бүлмәләргә кереп, кечкенә чакларын да искә төшерделәр”, - дип хәбәр иттеләр балалар бакчасыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев